Төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Телекоммуникация" бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Бирегә «Радиоэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение», «Элемтә челтәрләре һәм коммутация системалары», «Күп каналлы телекоммуникация системалары» һәм «Хәрәкәттәге объектлар белән элемтә челтәрләре» белгечлекләре керә.
Татарстанда волонтерлар өчен укыту курслары дәвам итә, алар халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә практик һәм теоретик белемнәрне бөтен республика буенча 700дән артык ирекле кеше алды инде.
Традицион почта хезмәтләрен цифрлы форматка күчерү кысаларында милли почта операторы яңа хезмәтләр – шалтырату буенча хәбәр итү һәм тапшыру турында электрон хәбәрнамә җибәрә. Россиялеләр алардан бөтен ил буенча файдалана ала.
"Кванториум" балалар технопаркында 4-5 нче март көннәрендә геомәгълүмат буенча «Карта фестивале» бөтенроссия конкурсы узды. Анда Россиянең 18 регионыннан 8-17 яшьлек 100 дән артык укучы катнашты, алар эксперт жюри хөкеменә үзләренең иҗади проектларын тәкъдим итте.
Иннополиста "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөтенроссия ИТ-форумы дәвам итә, анда бөтен Россиядән мәгълүматлаштыру буенча белгечләр җыелды. Бүген анда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының төп үсеш факторы буларак ИТ-индустриядә лидер булу турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга яңа резидентлар сайлап алынды. Экспертлар тарафыннан 18 стартап арасыннан 7 сайлап алынды. Алар - Чаллы, Казан, Иннополис, Ижау, Уфа, Ульяновск, Новосибирск һәм Мәскәүдән яңа эш башлаучы эшкуарлар.
Бүген Казан шәһәренең ИТ-паркында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөтенроссия ИТ-форумы старт алды. Форумда инде гамәлгә ашырыла торган партиянең ИТ-проектларын тәкъдир итү һәм яңа мәгълүмати технологияләр турында сөйләү планлаштырыла.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында уңайлы электрон сервис аша (dohod.tatar.ru) декларация бирә ала.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 5-6 нчы март көннәрендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең радиотелеүзәгендә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, эшләр башкарылачак.
6-10 нчы март көннәрендә Иннополис Университетында Россиянең 22 регионыннан 7-11 нче сыйныф укучылары Милли технологик инициатива (НТИ) олимпиадасының йомгаклау этабында очрашачак. ИТ-вуздагы ярышлар «Интеллектуаль робот техникасы системалары» (ИРС) һәм «Финанс технологияләренең программалы инженериясе» профильләре буенча узачак.