Казан ИТ-паркында инвалидлыгы булган кешеләр өчен веб-эшләнмә буенча курс старт алды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"InIT" белем бирү проекты укучыларының яңа төркеме кичә Казан шәһәренең «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта веб-эшләү дәресләренә кереште. Инвалидлыгы булган кешеләр дүрт ай буе WordPress системасы нигезендә сайтларны булдыру нигезләренә  бушлай укытылачаклар.

Программада катнашу өчен 100дән артык гариза бирелде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 22 яшьтән 58 яшькә кадәрге 20 кешедән торган төркем формалаштырылды. Уку курсын тәмамлагач, аларның һәркайсы квалификация күтәрү турында таныклык алачак.

Аның инициаторлары - ИТ-парк, «Интеграция» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Global Shapers Сommunity Казан бүлеге булган " inIT" социаль проекты Татарстанда 2017 елдан бирле эшли. Казанда һәм Чаллыда PHP-программалаштыру һәм веб-эшләү буенча укыту курсларын инвалидлыгы булган 28 кеше узды инде. Проектның төп максаты - инвалид булган кешеләргә карата җәмәгатьчелек фикерен үзгәртү, аларны җайлаштыру, шулай ук чиктәш өлкәләрдә уңайлы мохит һәм хезмәт күрсәтүне формалаштыру һәм үстерү.

Казанда кичә старт алган «inIT» проектының чираттагы этабы «Президент грантлары фонды» һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр ярдәмендә мөмкин булды.

Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International