13 нче апрельдә Казанда узган «Party Hack» мәгълүмати куркынычсызлык буенча өченче конференциягә 700 дән артык гариза бирелгән.
Конференциянең төп максаты - мәгълүмати иминлекне популярлаштыру һәм әлеге юнәлеш белгечләренең һөнәри грамоталылыгын арттыру. Әйтергә кирәк, Party Hack хәрәкәтенә нигез салучы - ИТ-парк Бизнес-инкубаторын тәмамлаган Артур Гайнуллин. Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы - конференцияне оештыручы.
Чарада Group-IB, Positive Technologies, UNITS, Simtech эре тармак компанияләре вәкилләре экспертлар булып чыгыш ясады. Катнашучылар мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә соңгы тенденцияләр турында фикер алыштылар: фаззинг (объектны дөрес булмаган яки очраклы рәвештә сгенерацияләнгән керү параметрларын куллану юлы белән тестлаштыру һәм алга таба аның эшендә тайпылышлар эзләү), яшерен мәгълүмат эзләү, мобиль платформаларның ныклыгы.
Шулай ук конференция кысаларында фаззинг теориясе һәм эш алымнары, шулай ук заманча Android-кушымталар нәзакәте буенча эшләүчеләр һәм тестчылар өчен воркшоплар узды.
Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте