Бүген, "Саннар дәресе" Бөтенроссия Белем бирү чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар кунакка ясалма интеллект һәм машина белән уку темасына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Бүген "Иннополис" махсус икътисадый зонасына 6 ел тула. 2013 елның 1 нче мартында"«Иннополис" МИЗ" ААҖ идарәче компаниясе теркәлде.
ИТ-парк Бизнес-инкубаторын тәмамлаган - RoadAR компаниясе яңа продуктны кардиналь рәвештә эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Компания тарафыннан эшләнгән DPTH кушымтасы профессионалларга һәм фоторәсемнәрне сөючеләргә кискенлек тирәнлеген контрольдә тоту мөмкинлеген бирә.
Бүген ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта партнерлар һәм резидентлар өчен бизнес-иртәнге аш узды.
Бүген «Татмедиа» Республика агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасының үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның потенциалы һәм нәтиҗәлелеген Дагыстан һәм Белгород өлкәсе бәяләгән инде, алар Татарстан системасын төбәкләрдә гамәлгә кертү мөмкинлеген карый. Исегезгә төшерәбез, «Социаль регистр» РФ субъектлары социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында Татарстанга җиңү китергән өч проектның берсе булды.
Яшь программистларның финалы Иннополис, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Витебскида (Беларусь Республикасы) дүрт мәйданчыкта узды. Җиңү өчен Үзбәкстан, Болгария, Көньяк Корея, Бельгия, Венгрия, Сербия, Гонконг, Израиль, Украина, Беларусь һәм Россиянең 21 регионыннан 7-11 нче сыйныф укучылары көрәште.
КАМАЗ автотехникаларын җитештерүче iLean PRO җитештерү һәм персонал белән идарә итү өчен вакытны экономияләүнең цифрлы системасын кулланырга ниятли - бу Чаллы ИТ-паркы резидентын эшләү. Программаны пилот рәвештә гамәлгә кертү мартта автогигант цехларының берсендә башланачак.
Татарстан Республикасында волонтерлар өчен укыту курслары дәвам итә, алар халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә бөтен республика буенча 400гә якын ирекле кеше практик һәм теоретик белемнәр алды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республиканың коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалары архивлары арасында конкурс игълан итте. Конкурсның гомуми приз фонды - 4,5 млн. сум.
«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!» Оксана Федорова фонды һәм Россия Почтасы үткәрә торган, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Җиңү музее белән хезмәттәшлектә, «Кечкенә геройга рәхмәт» Бөтенроссия иҗат конкурсына гаризалар кабул итү башланды.