2019 елгы ЦИПР оештыру чыгымнарын каплау өчен субсидияләргә заявкалар кабул ителә

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника өлкәсендә семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле, шулай ук әлеге чараларда Татарстан Республикасы командаларының катнашуын тәэмин итү белән бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү (каплау) өчен субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 03.04.2009 ел, № 8-05-п/138 боерыгы белән расланган «2019 елда сәнәгать Россиясенең цифрлы индустриясе»конференциясен оештыру һәм үткәрү чыгымнарын финанс белән тәэмин итү буенча коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International