Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 8 нче һәм 9 нчы апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, 8 нче апрель көнне Мамадыш шәһәрендә, Минзәлә муниципаль районының Дружба авылында һәм Тәтеш муниципаль районының Кадыш авылында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программаларын өзәргә мөмкин. Ә 9 нчы апрель көнне – Чистай муниципаль районының Олы Талкыш, Питрәч һәм Сарман авылларында.
Фото: pexels.com