Бу көннәрдә Минскида TIBO мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча халыкара форум уза. Чара Беларусь Республикасында ел саен уздырыла һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа казанышлар һәм алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора. Форум эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаша.
Бүген форумның рәсми ачылышы һәм «Цифрлы трансформация стратегиясе» пленар утырышы узды. Катнашучыларны Беларусь Республикасының Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Константин Шульган, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Евразия икътисадый комиссиясенең эчке базарлары буенча коллегиясе әгъзасы (Министр) Карина Минасян, БДБ буенча электр элемтәсе Халыкара берлегенең төбәк офисы җитәкчесе Кирилл Опарин һәм башка хөрмәтле кунаклар сәламләде.
Чара барышында цифрлы трансформация халыкара тәҗрибәсе, яңа технологик трендларны куллану перспективалары, цифрлы трансформация уңышының актуаль проблемалары һәм факторлары турында фикер алыштылар.
ТИБО масштаблы экспозициясендә Беларусь һәм чит илләрдән теркәлгән һәм мобиль элемтә операторлары, кабельле операторлар, телекоммуникация җиһазлары җитештерүчеләр, аппарат чаралары, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продуктлар эшләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, куркынычсызлык системалары, массакүләм һәм корпоратив сегмент өчен интеллектуаль чишелешләр һәм сервислар тәкъдим ителде.
Шулай ук бүген Роман Шәйхетдинов, Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында, Дзержинский районының Станьково авылында урнашкан элемтә юлдашының җир өсте идарәсе үзәгендә булды.