4-5 майда Татарстан башкаласында 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км дистанцияләрдә йөгерергә яратучылар һәм профессионаллар арасында бишенче юбилей Казан марафоны-2019 узачак. Йөгерүдә Россия генә түгел, Германия, Һиндстан, Габон, Тайвань, Тунис һ.б. 17 чит ил вәкилләре катнашачак.
Трасса шәһәрнең төп тарихи урыннарын - Иске Татар бистәсеннән һәм Казан Кремленнән «Казан Арена» стадионына һәм Су спорт төрләре сараена кадәр үз эченә алачак. Марафончылар юлында ике күзәтү тәгәрмәчләре, Кремль һәм Киров дамбалары һәм Миллениум күпере ята.
3 км дистанциядә йөгерүчеләр 4 нче майда узачак. Параллель рәвештә алар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының зачетын тапшыра алачаклар, моның өчен системада өстәмә теркәлергә кирәк (gto.ru). Калган дистанцияләргә узышлар 5 нче майда узачак.
Казан Марафоны кысаларында Татарстанның иң "чабыш" муниципаль берәмлеге исеменә конкурс узачак. Конкурс лидерлары муниципаль берәмлектән марафонда катнашучылар санының аның халкының гомуми санына процент нисбәтен санау юлы белән билгеләнә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча республиканың өч "спорт" районына мини-футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы яки спорт тренажерлары белән мәйданчык төзеләчәк.
Шулай ук әлеге чарада катнашучылар өчен 4 нче майда 19.00 сәгатьтә Үзәк стадион территориясендә «Пицца» Россия музыка төркеменең концерты узачак.
Казан марафонына теркәлү Timerman спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында уза.
Фото: оргкомитет Timerman.