Онлайн форматында барыннан да ешрак КФҮ белгечләренә язылалар

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген татарстанлылар белгечләргә ерактан торып язылуны өстен күрә, чөнки ул  вакытны тагын да мөһимрәк тотарга мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика халкы төрле ведомстволарга - терминаллар, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша кабул итүгә 3,8 млн тапкыр язылды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9% ка күбрәк.

«Электрон чират» терминаллары аша республика халкы күп функцияле үзәкләргә, табибка, социаль яклау, ЮХИДИ һәм эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе бүлекчәләренә языла. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша иң популяр электрон язылу шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә һәм ЗАГС органнарына язылу тәшкил итә.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International