ИТ-парк резидентлары Россия венчур форумында үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Казан Экспо" күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия венчур форумының рәсми ачылышы узды. Россия венчур компаниясе 14 ел дәвамында венчур өлкәсендә Россия һәм чит ил катнашучыларының очрашу урыны булып тора. Венчур ярминкәсендә катнашуга 200дән артык гариза бирелгән, шуларның 50се форумда үз проектларын тәкъдим иткән.

Татарстанның инновацион инфраструктурасы күргәзмәсе кысаларында югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы технопаркның үсеш планнары һәм перспективалары турында сөйләде. Шулай ук ИТ-парк резидентлары Татарстан Республикасы Президентына форум экспозициясе барышында үз эшләнмәләрен күрсәттеләр:

  • DeNet – шәхси компьютерлар һәм серверлар нигезендә мәгълүматларны куркынычсыз саклау технологиясе.
  • Автоном видеоаналитика проекты видео тапшырмыйча интернет аша транспорт агымы буенча статистика алырга мөмкинлек бирә. Система юл-транспорт вакыйгаларын һәм инцидентларны билгели, шулай ук автомобиль агымыннан бирелгән төр объектларны бирә белә.
  • Platform Interactive продуктлары Movika онлайн-кинотеатры аша интерактив видеоконтентны булдырырга бастырырга һәм карарга  мөмкинлек бирә.
  • ParkWise - машина йөртүчеләр өчен өч тапкыр тизрәк парковка табарга мөмкинлек бирүче интеллектуаль платформа, шулай ук зур шәһәрләр өчен юл трафигының 15% ка кадәр киметүче.
  • Эттон - каты коммуналь калдыклар логистикасы программ-аппарат комплексы.
  • Switch Sales – эквайрингта ритейл һәм банклар өчен CRM-платформа.

Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International