Кичә РФ Президентының 21.02.2011 №648-р боерыгы дөнья күрде. Боерык нигезендә, «Иннополис» АҖ акцияләрен «Иннополис Университеты» КБАОга тапшыру башлана. «Иннополис» АҖ университет эшли торган биналарга ия - ул университет комплексы, шул исәптән укыту-лаборатория, торак һәм спорт корпусы.
Шуның белән бергә Иннополис Университетының Күзәтү советы яңартылачак, аны Россия Федерациясе Вице-премьеры Максим Акимов җитәкләячәк. Аның составына РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков һәм РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Илья Торосков керәчәк.
Шулай итеп, процедуралар тәмамланганнан соң, университетны гамәлгә куючылар - РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы йөзендә Татарстан Республикасы.
Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин: «Боерык нигезендә, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы "Иннополис Университеты" КБАО гамәлгә куючылар составына керә. Бу безнең вузның кадрлар әзерләүдә һәм цифрлы икътисад өчен проектларны гамәлгә ашыруда мөһим роль уйнавын тагын бер кат ассызыклый. Иннополис Университетының Күзәтчелек советының яңартылган составы белән бергә без федераль хөкүмәт тарафыннан күбрәк игътибар алабыз һәм шуңа бәйле рәвештә безнең эш сыйфатына карата таләпләр арта».