«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Имзаланган килешү нигезендә, авыл почтальоннары халыкны урап йөргәндә ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ ялгыз гражданнарны ачыклаячак һәм алар турында поликлиникага һәм социаль яклау органнарына мәгълүмат тапшырачак. Моннан тыш, Россия Почтасы хезмәткәрләре республика халкына диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләрен узу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр, шулай ук табибларга кабул итүгә язылырга яки өйгә табиб чакыртырга ярдәм итәчәкләр.
Хат ташучыларны укыту һәм имзаланган килешү кысаларында чаралар планын эшләү Россия Почтасы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак эшенең чираттагы адымы булачак.
Фото: "Россия почтасы" матбугат хезмәте
Белешмә:
«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы - Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе хезмәте күрсәтә. 1210 почта элемтәсе объектын үз эченә ала. Бүгенге көндә «Татарстан почтасы» федераль янгынга каршы хезмәтендә 8950 кеше эшли, шул исәптән 3300 хат ташучы.