Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) 7 яшьтән 14 яшькә кадәр укучыларны 13 нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а адресы буенча мобиль робот техникасы буенча түләүсез дәрескә чакыра.
Таныштыру дәресе «IT-cube» балалар it-иҗат үзәгенең бушлай курсларына яңа җыю кысаларында узачак. Шулай ук чара кунаклары өчен мобиль робот техникасы буенча WorldSkills халыкара хәрәкәте чемпионнары белән кызыклы викторина һәм очрашу уздырылачак.
"IT-cube" - мәгълүмати технологияләргә һәвәслеге булган мәктәп укучылары өчен өстәмә белем бирүнең яңа форматы. Балалар үзәгендә Java һәм Python программалаштыру телләре, мобиль робот техникасы, кибергигиена һәм системалы идарә итү буенча техник курслар узарга мөмкин.
Дәрескә язылу өчен телефон: (843) 272-35-50.