ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Мондый фаразны кичә ЦИПР-2019 кырларында тәкъдим ителгән робототехника һәм сенсорика компонентларын үстерү юнәлеше буенча Юл картасында Иннополис Университеты бирә.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ЦИПР-2019 кысасында «Росэнергоатом концерны» АҖ, «Иннополис» МИЗ» АҖ һәм «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәге төзелеше проектын бергәләп гамәлгә ашыру турында Меморандумга имза куелды.

Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» республика конкурсының икенче этабының 135 иң яхшы катнашучысын бүләкләү тантанасы узды, аны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештырды.

Кичә, «Сәнәгать Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясенең беренче көнендә 6 килешү имзаланды, 40 Россия һәм чит ил компаниясе гомуми мәйданы 2 мең кв.метр булган күргәзмә экспозициясендә катнашты.

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасында беренче «Кайнау ноктасы» – инновацион проектлар эшләү өчен мәйданчык ачылды. «Кайнау нокталары - Казан» эшчәнлегенең төп юнәлешләре «цифрлы трансформация», «тотрыклы үсеш» һәм «халыкара кооперация», ә төп бурыч - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 22 майда, ЦИПР-2019 конференциясе кысаларында, Иннополис территориясендә җыю авиация производствосы һәм эксперименталь авиация аэродромы төзелешенә старт бирелде. Төзелешне тантаналы рәвештә башлап җибәрү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда 30 нчы апрельдә мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы тәмамланды. Аны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 нче майда Казанда узачак.

22 нче майда 15:30 сәгатьтә ЦИПР-2019 конференциясе кысаларында Иннополис Университеты территориясендәге скверда Татарстан Республикасының уртак проектын һәм яңа производство төзү буенча Ростех дәүләт корпорациясен гамәлгә ашыра башлау тантанасы узачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Ворлдскиллс 2019 «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалында Татарстаннан 11 ИТ-компетенция буенча 34 кеше катнаша, алар арасында мобиль робототехника, мобиль кушымталар эшләү, мәгълүмати кабель челтәрләре, веб-дизайн һәм эшләү, компьютер уеннары өчен 3 D модельләштерү һәм башкалар бар.

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Кванториада-2019» Республика фәнни-техник иҗат конкурсы узды, ул инновацион проектлар авторларын 6 яшьтән 18 яшькәчә җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International