23 нче май көнне Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында төбәктә беренче «Кайнау ноктасы - Казан» күмәк эш пространствосы ачылачак, ул эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, хакимият органнары вәкилләрен һәм Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен актив яшьләрне берләштерәчәк.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «ТРПЦ» филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре башкарылуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә Югары Ослан районының Рус Макулово һәм Мамадыш районының Кече Кирмән авылларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары өзелеп торырга мөмкин.
Узган атнада югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Digital Start» яшьләр цифрлы эшмәкәрлек форумы узды, ул бер мәйданчыкта актив яшьләрне, компания җитәкчеләрен, бизнес вәкилләрен һәм ИТ-бергәлек вәкилләрен берләштерде. Әлеге чара ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 20 нче майда ТРда аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын сүндерүне үз артыннан алырга мөмкин булган «ТРПЦ» филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барлык теләүчеләрне дә 18 нче майда узачак абитуриентлар көненә чакыра.
Бу атнада Яндексның Мәскәү офисында Яндекс укучылары өчен очрашу узды. Анда Татарстанның алты вәкиле катнашты.
«Татарстан почтасы» федераль хезмәте Казан, Кремль, 8 - 21 май көннәрендә 11: 00 сәгатьтә почта бүлегендә узачак «Игелек агачы» хәйрия акциясе оештыра.
Компьютер белемен, база программаларын белү дәрәҗәсен, интернет белән эшләү күнекмәләрен, киберкуркынычсызлык өлкәсендә белемнәрне май аенда бөтен ил буенча уза торган Digital Диктант бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында татарстанлылар бушлай тикшерә ала.
Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы командасы «Нейролабиринт» Бөтенроссия ачык фестивалендә 2 нче урынны алды. Бөтен Россиядән 50дән артык команда Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 14 һәм 15 майда "ТРПЦ РТ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.