Казанның Киров районында КФҮ офисы ачылды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Юдино бистәсендә Ильич урамы, 28 адресы буенча Казанның Киров районында беренче тапкыр «Минем документларым» офисы ачылды. КФҮ ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Яңа офиста «Бер тәрәзә» принцибы буенча 180 гә якын хезмәт күрсәтелә: Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерүгә гариза бирү; ИНН, СНИЛС, маткапитал, ЕГРН белешмәләре алу; күчемсез милек белән килешү төзү, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү; хөкемгә тартылмау (булу), пенсия күләме турында белешмә алу һәм башка бик күп нәрсәләр. Юдино МФЦында документлар кабул итү-бирү буенча 10 тәрәзә эшләячәк.

Министрның КФҮ хезмәткәре белән кыска әңгәмәсе барышында кайбер операторларга  КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эчендә дәүләт хезмәтләре арасында аңлату кыен булуы ачыкланды. Мәсәлән, еш кына атамалар хезмәт алучыларның запросларына туры килми. Персоналның нәтиҗәле эше өчен Айрат Хәйруллин КФҮ җитәкчелегенә хезмәт күрсәтү буенча скриптлар эшләргә тәкъдим итте.

«Дәүләтнең бурычы - халыкка гади тел белән катлаулы әйберләр аңлату. Бу эшне КФҮ хезмәткәре башкара, ул халык белән турыдан-туры аралаша. Бу эшнең ачык, тиз һәм уңайлы булуы мөһим», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

Министр КФҮ эшендә өстенлекле мәсьәләләрне билгеләде. Беренчесе - кеше хезмәт алу өчен озын чиратларны кичерергә тиеш түгел. Моның өчен операторлар саны әлеге район территориясендә яшәүче кешеләр санына туры килергә тиеш. Тагын бер момент – документлар пакетларын кире кайтару азрак булсын. Моның өчен операторның бөтен алгоритмы төгәл язылган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International