ИТ-кадрларны әзерләү КНИТУ-КАИда максатчан укудан башлана

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2019/20 уку елына максатчан белем бирү кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ – КАИ) укырга керүче абитуриентлар белән очрашу узды.

Ун елдан артык ТР Элемтә министрлыгы КНИТУ-КАИ һәм тармак оешмалары белән берлектә максатчан белем бирү кысаларында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган ИТ-белгечләр әзерли. Бу елларда республика мәктәпләренең 500дән артык чыгарылыш укучысы максатчан комплект конкурсында катнашты, аларның яртысыннан артыгы нәтиҗәләре буенча югары уку йорты студентлары булды.

КНИТУ-КАИ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Роман Моисеев сөйләгәнчә, максатчан җыелма программасы яшь белгечләрне тармак предприятиеләрендә булачак эшләргә исәп тотып укытуны күздә тота. Шулай итеп, КНИТУ-КАИның хәзерге абитуриентларына предприятиеләрдә кимендә өч ел эшләргә туры киләчәк.

Абитуриентлар кандидатураларын караганда БДИ нәтиҗәләре, югары сыйныфларда олимпиадаларда һәм конкурсларда ирешкән уңышлар, волонтерлык һәм ирекле эшчәнлеккә ярдәм итү, шулай ук "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесе булуы исәпкә алына.

Бу проектның әһәмиятен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мугинов бәяләде: «Бүген беркемне дә уңышлы карьераның яхшы белем бирүдән башлануына ышандырырга кирәкми. Сезгә инфокоммуникацион технологияләр өлкәсендә теоретик һәм гамәли белемнәр багажын алырга кирәк, ул сезгә тормышта ышанычлы ориентлашырга һәм һөнәри уңышларга ирешергә ярдәм итәр иде. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм сезнең ярдәм белән республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармаклары лаеклы киләчәк бирер дип ышанабыз». Очрашу ахырында министр урынбасары мәктәп тәмамлаучыларга уку елы башланганчы ял итәргә теләде, чөнки алда балаларны күп көч таләп итә торган һәм кызыклы уку еллары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International