ТР Элемтә министрлыгы Татарстанда кыр көнендә авыл хуҗалыгы өчен ИТ-карарлар тәкъдим итте

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда кыр көне кысаларында авыл хуҗалыгында мәгълүмат технологияләрен куллану буенча карарлар тәкъдим иттеләр.

Аерым алганда, үсемлекчелек өлкәсендә идарә карарларын нәтиҗәле кабул итү өчен оператив мониторинг алып барырга мөмкинлек бирүче аналитик панель күрсәтелде.

Панель Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат үзәге мәгълүматлары нигезендә оештырылган. Мәгълүмат ресурсыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, шулай ук республиканың 2,5 меңнән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе актив файдалана.

Быел система ярдәмендә 41 меңнән артык авыл хуҗалыгы басуы паспортлаштырылган, бу республиканың барлык кырларының 87% ын тәшкил итә.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International