«Халык контроле»нә килгән гаризаларның 70 проценттан артыгы уңай хәл ителә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасына 39 меңнән артык гариза килгән, аларның 71% уңай хәл ителгән. Татарстанлылар бигрәк тә территорияне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.

Статистика буенча, гаризаларның 30% ы модерация барышында кире кагыла. Төп сәбәпләр булып сыйфатсыз фоторәсемнәр,  мөрәҗәгатьне төгәл аңлатмау тора.

Бүгенге көндә «Халык контроле» системасында 60 меңнән артык актив кулланучы исәпләнә. Нигездә, бу Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр.

Татарстанлылар арасында «Халык контроле»нең югары популярлыгын һәм ихтыяҗ булуын исәпкә алып, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы системаны даими рәвештә камилләштерә. Шулай итеп, кулланучылар соравы буенча кире кагылган гаризаларны үзгәртү функциясе кертелде.

Татарстан цифрлы телевидениегә «Халык контроле»нә күчүгә бәйле рәвештә тиешле категория барлыкка килде. Беренче яртыеллыкта цифрлы телевидениене җайга салу мәсьәләләре буенча 12 мөрәҗәгать керде, шуларның унысы буенча гражданнар консультацияләр алды.

Тест режимында «Халыкны диспансерлаштыру» категориясе кертелде, анда профилактик тикшерүләрне узганда медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансеризация мәсьәләләре буенча хәбәрләр кабул ителә.

Шулай ук күптән түгел система администраторлары «Халык контроле» системасына вакытлы «сезонлы» категорияләрне дә өсти ала. Бу гражданнар һәм республика җитәкчелеге сорауларына җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International