Татарстанның кайбер районнарында телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә үзәге» РТРС филиаллары объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Баулы совхозында бүген 9:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр программалар өзелеп торырга мөмкин.

Шулай ук Чаллы шәһәре телеүзәгендә профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә, 9-11 июль көннәрендә 8:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Яр Чаллыда, Тукай, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында программалар өзелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үткәрелә торган эшләргә аңлау белән карауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International