КФУның ИТИСта виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләренә өйрәтәчәкләр

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

КФУның ИТИС Югары мәктәбендә «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре» магистратурасының яңа профиленә ИТ-юнәлеш бакалаврлары туплау дәвам итә. Документлар 26 июльгә кадәр КФУ сайтында кабул ителә.

Студентлар барлык төп процессларны үзләштерәчәкләр. Укып бетергәннән соң түбәндәге күнекмәләрне алачаклар - C# программалаштыру, график интерфейслар эшләү, интерактив кушымталар, өч үлчәмле модельләштерү һәм анимация.

Уку программасы дисциплинаара алымга һәм практикага нигезләнә. Программа өч юнәлеш предметларыннан тора: программа инженериясе, AR/VR кушымталар эшләү, социогуманитар фәннәр. Ике ел уку тәмамлангач, чыгарылыш сыйныф укучылары виртуаль архитекторлар, виртуаль дөнья дизайнерлары, өч үлчәмле графика рәссамнары һәм башка һөнәр белгечләре булып эшли алачаклар.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International