ТРның беренче элемтә министры Ринат Җәләлов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләловны 70 яшьлек юбилее белән котлады.

«Ринат Гиниятович, сез үз вакытында Татарстан өчен бик күп эш башкардыгыз, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин, юбилярны котлап. - Без хәтерлибез, элек телефон юк иде, туганнарына һәм якыннарына шалтыратыр өчен кешеләр телеграф станциясенә йөрде. Татарстан йортларында телефон аппаратларының барлыкка килүен ул вакытта әһәмияте буенча хәзерге ясалма интеллект тормышка кертелүе белән чагыштырырга мөмкин».

Айрат Хәйруллин Ринат Җәләловны котлады һәм аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Җәләлов Ринат Гиният улы ведомствоның беренче министры иде. Аның эшләү дәверендә республикада оптик кабель кулланып ике мең километрга якын элемтә линиясе төзелгән, Татарстанның барлык районнары шәһәрара автомат телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән, фон элемтәсен цифрлаштыру тулысынча тәмамланган.

Казан Россиядә коммутация җиһазларын цифрлаштыру дәрәҗәсеннән 100% тан артык булган бердәнбер миллионлы шәһәр булды, ә авыл АТС цифрлы коммутация җиһазларының чагыштырма күләме 70% ка кадәр җиткерелде – күрсәткеч Россиядәге уртача күрсәткечтән дүрт тапкыр югары иде. Шулай ук 136 мең номер сыйдырышлы авыл АТСлары төзелде һәм реконструкцияләнде, бу исә авылны социаль-икътисадый үстерүнең мөһим факторы булды.

Таксофон челтәрен тирән модернизацияләү эшләре башкарылды. Телевидение һәм радиотапшырулар динамик рәвештә үсте: халыкны Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Татарстан» телевизион программалары белән тәэмин итү 80 дән 99,3% ка кадәр артты. Моннан тыш, республика территориясендә кәрәзле радиотелефон элемтәсе үсеш алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International