Яшел Үзән хат ташучысы бөтенроссия конкурсында һөнәре буенча иң яхшысы булды

2019 елның 14 июле, якшәмбе

Яшел Үзән хат ташучысы Наталья Козлова Россия Почтасы һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды.

Иң яхшы исем өчен бөтен илдән 10 хат ташучы көрәште. Конкурс финалында Мәскәүдә катнашучылар теоретик белемнәр дәрәҗәсен, практик осталыкларын һәм стандарт булмаган мәсьәләләрне тиз хәл итү сәләтен күрсәттеләр. Җиңүче приз сыйфатында Lada X-Ray автомобиле алды.

Козлова Наталья Геннадьевна Яшел Үзәндә «Татарстан почтасы» почта бүлекчәсе почтальоны булып 10 ел эшли һәм бер үк вакытта дүрт бала тәрбияләргә дә өлгерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International