Кытай посылкалары Казанга турыдан-туры киләчәк

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

1 августтан Кытай Халык Республикасының Маньчжурия провинциясеннән барлык почта юнәлешләре Казанга турыдан-туры регуляр поезд белән киләчәк. Бу чит ил посылкалары татарстанлыларның, шулай ук якындагы төбәкләрдә яшәүчеләрнең килү вакытын шактый тизләтергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган тармак предприятиеләре белән атналык киңәшмәдә "Россия Почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан Почтасы" директоры Регина Кузнецова хәбәр итте.

Элегрәк барлык халыкара посылкалар башта Внуково авылындагы логистик почта үзәгендә эшкәртелде. 1 августтан Маньчжуриядән халыкара почта җибәрүләре тест режимында Казан магистраль сортировка үзәгенә турыдан-туры киләчәк. Беренче вагонга 8 тонна юллама килер дип планлаштырыла.Тест кабул итү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасына халыкара почта җибәрү көн саен оештырылачак.

Регина Кузнецова хәбәр иткәнчә, 2017 ел ахырында «Казан» халыкара аэропортына якын җирдә ачылган «Казан» логистик почта үзәге бүген почта эшкәртүне шактый тизләтә торган уникаль объект булып тора. Почта эшкәртүне максималь тизләтүгә самолет бортыннан почта җибәрүләрен турыдан-туры китереп җиткерү, таможня контроле зонасы булу, шулай ук хатлар һәм посылкалар нәтиҗәле эшкәртү өчен автоматлаштырылган сортировка машиналары урнаштыру хисабына ирешелә.

Бүген Казан ДПҮ Идел буе федераль округының 6 регионына хезмәт күрсәтә - бу 11,7 миллионнан артык кеше. 3,5 мең почта бүлеге өчен җентекләп сортлау башкарыла. Хәзерге вакытта үзәктә 500 дән артык хезмәткәр эшли, сортлана торган почта күләмен арттыру буенча өстәмә рәвештә 1500 эш урыны булдырылачак. ЛПЦДА халыкара почта алмашу урыны, автоматлаштырылган сортировкалау үзәге һәм EMS экспресс-почта эшкәртү участогы эшли, якын арада гибрид матбугат үзәге һәм фулфилент хезмәте күрсәтү мәйданчыгы (җибәрү өчен заказлар әзерләү) интернет-сәүдә операторлары өчен өстәмә рәвештә ачылачак.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда республиканың почта элемтәсе тармагы уңай якка шактый үзгәрешләр кичерде, әмма эшлисе эшләр бар әле. Почта бүлекләре санын максималь дәрәҗәдә саклап калырга тырышырга кирәк, аерым алганда, почта еш кына бердәнбер элемтә төре булган аз санлы торак пунктларда. Хезмәт күрсәтү сыйфатын, эшкәртү тизлеген үзгәртергә, клиентлар белән эшләү өчен яңа алымнар эшләргә кирәк, аларны киләчәктә башка төбәкләр дә куллана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International