Татарстанның кайбер районнарында телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә үзәге» РТРС филиаллары объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

16-18 июль көннәрендә Алексеевск районының Олы Полянки авылы телеүзәгендә 8:00дән 18:00гә кадәр Алексеевск, Әлки, Аксубай, Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнарында яшәүчеләрнең телевизион программалары өзелеп торырга мөмкин.

Баулы районында да аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программаларын өзеп кую мөмкинлеге бар:17 июльдә Татар Кандызы авылында яшәүчеләрнең, 18 июльдә - Яңа Чути авылында яшәүчеләрнең.

Моннан тыш, 17 июльдә, «Газпром космос системалары» ААҖ космик аппаратларында планлы профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә, аналоглы һәм цифрлы тапшырулар программаларын трансляцияләү тәнәфесләре дә күзәтелергә мөмкин: 02:00дән 10:00гә кадәр – «Карусель» һәм «Россия Мәдәният», 02:00дән 11:00гә кадәр – «Матч ТВ», 02:00дән 12:00гә кадәр – «ТВ-Үзәк», 02:00дән 14:00гә кадәр – «Звезда».

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International