Менә инде бер ай Казанда Декабристлар-Сибгат Хәким-Комсомол урамнары киселешендә "цифрлы" перекресток эшли. Бу - Россиядә турыдан-туры юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән беренче техник чаралар комплексы.
Комплекс үз эченә «аяк астындагы светофор», светофор сигналларын кабатлый торган светодиод тасманы, җәяүлеләргә тавыш хәбәр итүнең интеллектуаль системасын, лазер стоп-линиясен, яктылык диодлы юл индикаторларын, тизлекне электрон үлчәү таблоларын һәм башка күп кенә карарларны ала. Болар барысы да юл ситуациясенә хәрәкәт катнашучылары игътибарын җәлеп итүгә һәм аны кабул итүне җиңеләйтүгә юнәлтелгән.
"Цифрлы" перекресток элементларын җитештерүче «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Абдулҗанов аңлатканча, цифрлы технологияләр бүген күп өлкәләрдә кулланыла һәм кешеләр аларга күнеккән инде. Шул ук вакытта юл хәрәкәте иминлеге юнәлеше дә югары игътибар һәм заманча технологияләр кертүне таләп итә. Мондый комплексларны бөтен җирдә куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның психологик тигезлеге проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәлләрнең үтә күренмәлелеге, юл ситуациясенең тәртипле булуы стресс, паника, контрольсез һәм куркыныч тәртипне юкка чыгарачак.
Спикер билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр цифрлы перекресток тест режимында эшләячәк. Алга таба компания шәһәр урамнарында сәнәгать масштабында "санлы" тыкрыклар куллануны норматив җайга салу мәсьәләләрен хәл итәргә планлаштыра.