«Байтик» лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык өлкәсендә санлы лагерьга балаларны кабул итә. Беренче бушлай сменага гаризалар (4 августтан 17 августка кадәр) 25 июльгә кадәр кабул ителә! Тагын ике смена октябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.
Татарстан һәм башка төбәк балалары «Цифрлы икътисад» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Байтик» лагеры грант алу аркасында мондый мөмкинлек барлыкка килде. Проектта 300 бала катнаша ала.
Беренче смена кысаларында балалар өч юнәлеш буенча стартаплар башлап җибәрәчәкләр: Python телендә кушымталар һәм чат-ботлар эшләү, сайтлар һәм SaaS-сервислар эшләү, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык кушымталарын эшләү. Уку өлеше көндәлек үсеш һәм ял чаралары белән тулыландырылачак.
Беренче смена алган компетенцияләр презентациясе белән тәмамланачак. Катнашучылар үзләренең проектларын уку йортлары, министрлыклар, IT-өлкә предприятиеләре, потенциаль инвесторлар, бизнес-инкубаторлар вәкилләре арасыннан чакырылган экспертларга тәкъдим итә алачак.
Берничә этапта узачак конкурс сайлап алуында катнашу өчен электрон формада портфолио тутырырга кирәк.
Фото: baytik-kazan.ru