Татарстан цифрлы үсеш министры күргәзмәнең ИТ-яңалыклары — Belarus А3523і пилотсыз тракторы һәм авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен кулланыла торган агродроннар белән танышты.
«Киләчәк Уеннары» тарихында беренче тапкыр әзерләнү өчен тест ярышлары Казанда сентябрь аенда узачак. Бу уеннар составына кертелгән спортның 4 технологик төре буенча турнирлар була. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Быел Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 294 ИТ-белгечен чыгарды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга» агросәнәгать күргәзмәсе уза. Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начфин авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру темасы буенча фикер алышуда катнашты.
23 июльдә Урам экстрим-паркында айти белгечләр өчен «Цифриада» спорт фестивале узачак: программада спорт ярышлары, BMX буенча күрсәтмә чыгышлар, лекторий, уен зонасы, музыка төркемнәре, бию һәм башкалар. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган.
8 июльдә (21.00 дән 23.00 гә кадәр) Казан телебашнясы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаучы архитектура-сәнгать яктылыгын кабызачак.
6 июльдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталында 1 сыйныфка язылуның икенче этабы старт алды. Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән кешеләр балаларына исәпләнгән. Баланы, буш урыннар булса, мәктәпкә укырга алалар.
2022 елның 6 июлендә «Киләчәк Уеннары» оештыру комитеты вәкилләре Татарстан башкаласына беренче инспекция визиты белән килде. Сәфәрнең максаты - 2024 елның февралендә беренче технологик турнир үткәрү өчен ареналарны һәм шәһәр инфраструктурасын карау.
«МЦК-КТИТС» ДАҺБУ студентларының диплом проектларын яклау тәмамланды.
10 июльдә барлык теләүчеләр Казан ИТ-паркында узачак спорт ориентлашуы ярышларына кушыла ала. Яңа уенчылар өчен мастер-класс үткәреләчәк.