ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстанга визиты кысаларында Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский  ИТ-паркта булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Татарстанга визиты кысаларында бүген ИТ-паркта Төркмәнстан Мәҗлесе Рәисе Акҗа Нурбердыева булды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова озатып йөрде.


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Россиядә инновацион бизнес үстерү өчен шартлар тудыру региональ хакимият һәм федераль үзәк өчен төп максат булырга тиеш. Бу хакта бүген “Ачык инновацияләр”  Мәскәү халыкара инновация үсеше форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Бүген Мәскәүдә  яңа дискуссия мәйданчыгы – “Ачык инновацияләр” Беренче халыкара форумы ачылды. Аның максаты – төрле илләр эшмәкәрләрен, хакимият, мәгариф һәм фән  органнары вәкилләрен югары технологияләр өлкәсендәге дөньякүләм тенденцияләрне тикшерүгә берләштерү.


29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркына эшлекле визит белән Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров килде. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында фатир сигнализациясенә техник хезмәт күрсәтү өчен түләргә була. Бу төр хезмәт  ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының “Охрана” филиалы тарафыннан бирелде. 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән “Полиция хакында” №3-ФЗ  законы нигезендә  милек саклауны дәүләт полициягә тапшырды.

Бүген Татарстанда күпбалалы ( өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләрдән бушлай җир участогы алу өчен барлыгы 20 мең гариза алынды дип хәбәр итте ТР Җир һәм милек багланышлары министры беренче урынбасары  Сергей Демидов.

Ведомствоара элемтә системасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә гражданнарны кирәксез белешмәләр артыннан йөрүдән азат итүгә ирешү мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.



24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

26 октябрьдә 15:00 сәгатьтә Татар-информ мәгълүмат агентлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән видеоконференция булачак. Темасы – республикада ведомствоара электрон багланышлар системасы эше.

Бүген “Коммерсантъ” газетасы Казан хакимияте элемтә операторларын һәм ШПД-провайдерларны йорт түбәләреннән һәм стеналарыннан телевидение һәм интернет чыбыкларын гына түгел, ә антенна-фидер җайланмаларын да – алар кәрәзле элемтә база станцияләре элементлары – алырга мәҗбүр итә, дип хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International