Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннын артыгы цифрлы телевидениене заманча DVB-T2 форматында түләүсез карый ала.
Бүген ТР Дәүләт Советында узган “түгәрәк өстәлдә” Татарстанда почта бүлекләре эше, периодик басманы халыкка җиткерү, гәзит-журналларга язылу барышы хакында сөйләшү булды.
Мәктәп укучылары өчен “ИТ-чемпион” республика конкурсы призлары исемлеге Казан театрларына чакыру билетлары белән тулыланды. Билетларны ТР Мәдәният министрлыгы бирде.
2013 елның 13-14 апрелендә Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторына унынчы тапкыр резидентлар сайлау булачак.
Республиканың эре предприятиеләренең Иннополис университеты үсешенә катнашу мөмкинлекләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән “Татнефтехиминвестхолдинг” компаниясе директорлар советы утырышында тикшерелде. Әлеге компанияләр җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Университет төзелешенә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
«IT-чемпион» республикакүләм конкурсында 8,5 меңнән артык укучы катнаша.
Бүген ИТ-паркта Белгород өлкәсе губернаторы вәкиле Виталий Минкин яңа эшли башлаучы ИТ-эшмәкәрләр проектлары һәм Дата-үзәк мөмкинлекләре белән танышты. Кунак ИТ-паркка Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Владимир Жуйков белән килде.
Бүген Казан ИТ-паркында Microsoft компаниясенең яңа Windows 8 операцион системасының татарчалаштырылган пакетын тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагыстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйпов, Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа өлеше президенты Дон Гернтем, Microsoftның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Ницца-София Антиполис университеты президенты Фредерика Видал очрашты. Әлеге эшлекле очрашуда шулай ук Ницца-София Антиполис университеты вице-президенты Жан Кристоф, Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев, “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачёв катнашты.
uslugi.tatarstan.ru порталында “Балалар бакчасына электрон чират” хезмәте сыйфатын яхшырту максатында оештырылган сорашуда балалар бакчасына урнашканда коррупция очраклары булу-булмавы хакында сорау бирелгән иде. Чарада 2013 елның февраль аенда 1,5 мең кеше катнашты.