ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Президенты вәкиләтенең мәгълүматне яклау турында Координацион Советының утырышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Яндекс – Россиянең иң эре IT-компанияләренең берсе. 2012 елның декабрь статистикасына дөньякүләмендә ул дүртенче популяр эзләү системасы. Әлеге компаниядә эксперементлар эшләргә курыкмаучы, яңа сервислар кертүче белгечләр эшли. Шундый яңа сервисларның берсе белән сез Казан ИТ-паркында Startup-утырышта таныша аласыз.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бу елның 9 аена ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы 18,5 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән. Аларның 72% төрле ведомстволар запросларына туры килә.

Бүген ИТ-паркта студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен цифралы грамоталык арттыру буенча конференция ачылды. Казан ИТ-паркының конференц-залында көннең беренче яртысында укытучылар һәм мәктәп укучылары, аннары студентлар Google тәҗрибәсен белән танышты. Конференцияне ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Google компаниясе шушы көннәрдә Казанда үткәрелгән “Google белән алга!” программасы кысаларында Иннополис Университеты вәкилләрен робототехниканы укыту буенча түгәрәк өстәлгә чакырды. Иннополис Университеты партнерлары - Carnegie Mellon University (АКШ) һәм Mezon.ru компанияләр группасы - булган чара Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә үткәрелде. Очрашуда 20дән артык белгеч катнашты.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында да билгеләп үттеләр. Элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе ветераннары өчен тантаналы концерт оештырылган иде. Шулай ук һәр теләгән кеше илнең теләсә кайсы почмагына бушлай шалтырата ала иде.

2013 елның 1 октябреннән Казан ИТ-паркында Google компаниясе беренче тапкыр робототехник буенча фестиваль үткәрәчәк. Әлеге чара кысаларында Google Rise Awards 2013 лауреаты - “СкретчДуино” проекты тәкъдим ителәчәк. Әлеге проект – программалаштыруга өйрәтүче конструктор.


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бәйгенең “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү” дигән иҗади номинациясендә катнашып, укучылар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә.Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк (“Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотиб”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “Иң яхшы мобиль кушымта”, “Интернет-кушымта”). Иҗади номинациягә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.


29
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе

Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә “Татарстан, алга!” программасы старт алачак. Бу «Google белән алга» масштаб мәгариф инициативасының беренче этабы. Ул Россия төбәкләрендә Интернет-технологияләр үстерүгә юнәлгән. 1нән 13нче октябрьгә кадәр Казанда бизнес-семинарлар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләр, мәгариф өлкәсендәге белгечләр өчен махсус программалар һәм разработчиклар өчен конференцияләр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International