ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

«Иннополис» территориаль инновацион үзәк Халыкара «Ачык инновацияләр – 2013» форумының партнеры булып тора.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар канташты.

Бәйгенең «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү» дигән иҗади номинациясенә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге номинациядә 1дән 11нче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары катнаша ала, алар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Дискуссиядә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Carnegie Mellon University (АКШ) ректоры Камлет Марк Скотт, Иннополис Университеты  Иннополис Александр Тормасов һәм башкалар катнашачак. Сессиянең модераторы - Александр Галицкий (Almaz Capital Partners).


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республиканың район башлыкларына лекция укыды. Лекция “Татарстан Республикасы муниципаль район башлыкларының профессиональ компетенцияләре” квалификацияне арттыру программасы кысаларында узды.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Россия Почтасы” ФДУП мәгълүмати технологияләр үсешендә заманча мәсьәләләр” семинары ачылды. Семинар ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия Почтасы” ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых һәм “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова катнашты.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталына uslugi.tatarstan.ru кереп, бала караганга бирелә торган пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспортында йөрү өчен каралган субсидияләр алуга гариза юллап була.

 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумы кысаларында “Татарстан Республикасының стратегик проектлары” пленар утырышында чыгыш ясады.

Казанда “Почта России” системасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә багышланган семинар узачак. Семинар “Рамада” отелендә (Чернышевский урамы, 39) узачак.Семинарда ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,”Россия Почтасы” генераль директоры адрей Хоробрых, шулай ук “Росия Почтасының” ИТ-технологияләр буенча директорлары һәм урынбасарлары катнашачак.


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР гадәттән тыш эшләр министрлыгы Росия Федерациясенең хокуклары үтәү буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы янгын чыгу буенча укыту уздырды. Укытуны Россиянең гадәттән тыш эшләр министрлыгының ТР идарәсе башлыгы маринин Игорь Владимирович үткәрде. Укыту вакытында министрлык хезмәткәрләре бинадан 4 мин эчендә эвакуацияләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International