«Иннополис» территориаль инновацион үзәк Халыкара «Ачык инновацияләр – 2013» форумының партнеры булып тора.
Инновацияләр өлкәсенә багышланган глобаль дискуссион мәйдан ел саен бизнес, хөкүмәт, фән өлкәләре вәкилләрен җыя.
Иннополис үз проектларын халыкара Open Innovations Expo күргәзмәсендә тәкъдим итте. Шулай ук «IT-экосистема: Нәрсәдән эшләнелгән?» («IT ecosystem: What is it made of?») панель дискуссиянең оештыручы булып чыгыш ясады. Чара РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Дөньякүләм экономиканы үстерүдә мәгълүмати технологияләр мөһим урын алып топа. 2013 елда IT-базар күләмен 762,3 миллиард сумга бәялән була.
Россиядә IT-индустрия үсеше ноктасы нәрсәдә?
Яхшы IT-белгечләрне ничек безнең илдә калдырыррга?
IT-белгечләрнең яшәү рәвеше IT-өлкә үсешенә йогынты ясыймы?
Шушы һәм башка сорауларны “Ачык инновацияләр-2013” форумының панель дискуссиядә катнашучылар һәм экспертлар күтәрәчәк.
Дискуссиядә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Carnegie Mellon University (АКШ) ректоры Камлет Марк Скотт, Иннополис Университеты Иннополис Александр Тормасов һәм башкалар катнашачак.
Сессиянең модераторы - Александр Галицкий (Almaz Capital Partners).
31 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә узачак Open Innovations Expo форумы кысаларында Иннополис стенды күргәзмәсе дә булачак.
Open Innovations Expo форумында Иннополис инновацион шәһәрчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителде.144 кв.м мәйданчыкта шәһәр структөрасын, университет һәм аерым икътисади зонаны күреп була иде.