«Ачык инновацияләр» халыкара форумының «IT-экосистема: нәрсәдә эшләнелгән?» («IT ecosystem: What is it made of?») махсус сессиясе 2013 елның 31 октябрендә сәгать 16:00да «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Чара РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Россиядә IT-индустрия үсеше ноктасы нәрсәдә?
Яхшы IT-белгечләрне ничек безнең илдә калдырыррга?
IT-белгечләрнең яшәү рәвеше IT-өлкә үсешенә йогынты ясыймы?
Шушы һәм башка сорауларны панель дискуссиядә катнашучылар һәм экспертлар күтәрәчәк.
Дискуссиядә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Carnegie Mellon University (АКШ) ректоры Камлет Марк Скотт, Иннополис Университеты Иннополис Александр Тормасов һәм башкалар катнашачак.
Сессиянең модераторы - Александр Галицкий (Almaz Capital Partners).
31 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә узачак Open Innovations Expo форумы кысаларында Иннополис стенды күргәзмәсе дә булачак.
Тулырак мәгълүмат өчен:
Гараева Юлия, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Yuliya.Garaeva@tatar.ru
Тел.: 8 (843) 264-73-34, моб.: +7 937 525-94-12