«IT-чемпион» бәйгесенең иҗади номинациясенә эшләр бу атна ахырына кадәр кабул ителә

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бәйгенең «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү» дигән иҗади номинациясенә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Әлеге номинациядә 1дән 11нче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары катнаша ала, алар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә.

Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк:

-       «Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип»;

-        «Иң яхшы видеоролик»;

-       «Иң яхшы презентация»;

-       «Иң яхшы мобиль кушымта»;

-       «Интернет-кушымта».

Иҗади  эшләр тәлаплар белән бәйгенең положениесендә танышып була.

Әзер эшен укучы инфоматика укытучына тапшырырыга тиеш. Укытучы әлеге эшне «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» системасына кертергә тиеш. 4-17 ноябрь көннәрендә эксперт комиссия һәрбер категориядә 10 иң яхшы эш сайлап алачак. Алга таба эшләр edu.tatar.ru сайтына тавыш бирер өчен куелачак.

Һәр категориядә иң куп тавыш җыючы 3 эш авторы iPad-mini планшеты белән бүләкләнәчәк.

Хәзерге вакытта иҗади номинациягә 105 эш кабул ителгән.

«IT-чемпион» бәйгесенең  нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International