Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резидентлары – «Марабака» проекты, яшь иҗат сөючеләр арасында бәйге игълан итә. Бәйге ике номинациядә үткәрелә: «Кыш Бабай ярдәмчесе» һәм «Карлы кеше».
Бүген Корстонда «Деловой квартал» журналы версиясе буенча «Ел кеше» премиясен тапшырачаклар.
Финанслар министры Антон Силуанов белдергәнчә, электрон дәүләт хезмәтләрен алу өчен пошлинаны төшерергә кирәк. Аның әйтүенчә, министрлык дәүләт пошлинасын кимүтү буенча тәкъдимнәр әзерли. Проект эшләнеп беткәч, дәүләт думасы вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.
Бүген ИТ-паркта Россиядә беренче Cisco ISE үзәге ачылачак. Ул билегеле IT-компания - ICL-КПО -ВС базасында эшләячәк.
28 декабрьдә ИТ-паркта Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча чара уздырылачак.
Татарстан – 112 ашыгыч хезмәт системасына иң беренче күчкән регион. Әле 2009 елда ук тормышка ашырыла башлаган бу проектны инвестицияләү өчен 160 млн сум күләмендә акча тотылган.Системаның барлык элементлары 4 ел эчендә эшләнеп беткән
1 декабрьдә “Элемтә турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мобиль номерны саклап, операторны алыштыру алышты мөмкин булды.
Бүген Казанда ун бармак белән текст җыю методын төшенгәннәрнең иң яхшылары билгеләнәчәк.”Соло” бәйгесе ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән оештырылган. Бәйгенең беренче этап нәтиҗәләрен solo.tatarstan.ru сайтыннан белеп була.
Мәктәп укучылары, студентлар, муниципаль һәм дәүләт хезмтәкәрләре, шулай ук сәнәгать, төзелеш оешмалары вәкилләре төп бүләк – ноутбук – өчен көч сынаша. Унбармак белән текст җыю методы татарстанлылар өчен бушлай бу елны барлыкка килде.
3 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында 112-системасы үсешенә багышланган брифинг узачак.
Шимбә, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институтында “Соло” республикакүләм бәйгесенең финал этабы узачак.