Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов пенсионерлар арасында компьютеряарышлары буенча V Россиякүләм чемпионатында Татарстан катнашучылары белән очрашты.
7 август сәгать 14.00-16.00 аралыгында Кремль урамы, 35 йорт буенча КФУның икенче укыту корпусында 108 аудиториядә КФУның ИТИС Югары мәктәбендә ачык ишекләр көне үтәчәк.
Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына бүген яңа 17 категория өстәлде. Алар барысы да “Коррупция” юнәлеше белән бәйле. Әлеге категориянең модераторы Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары. Алар коррупция чагылышы тапкан өлкә белән бәйле. Мәсәлән, өстәмә балалар мәгарифе оешмалары өлкәләре сорауларын ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карый.
“Татарстан Республикасы электрон сәламтәлек саклау” системасында “Поликлиника” модуленең эксплуатациягә кертүнең беренче этабы кысаларында кулланучыларны укыту алып барыла. Медицина хезмәтләрләрен укыту өчен махсус тьюторлар группасы җыелды.
Июльдә “Татарстан Республикасы халкының социаль регистры” дәүләт мәгълүмати системасында эшләү буенча социаль яклау территориаль органнар хезмәткәрләрен укыту башланган иде. Укыту кысаларында узган этап материаллары кабатланып, системадагы яңалыклар белән танышу үткәрелә.
26 июльдән 2 августка кадәр Казахстанның Алмата шәһәрендә информатика буенча 27нче Халыкара Олимпиада (International Olympiad in informatics) узачак. Ярышларда дөньяның 84 иленнән 324 катнашучы булачак.
«IT-Чемпион-2015» бәйгесенең икенче этабыннан яңа үзгәрешләр турында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре виде-конференциядә сөйләде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР муниципаль мәгариф оешмалары катнашты.