ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы рәсми порталы” дәүләт мәгълүмати система кысаларында Чехия Республикасында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкаләте сайты булдырылды (http://czech.tatarstan.ru/). Бу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Порталы составындагы вәкаләтләрнең 16нчы сайты.

2015 елның 24 июлендә сәгать 11.00  Казанның 420000нче почта элемтәсе бүлекчәсендә (Кремль урамы, 8нче йорт) башкалада бүген Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасы тантаналы рәвештә рәсми әйләнешкә кертелү чарасы узачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова катнашачак.

Мәгариф программасына бару Россиянең ИТ-вузы һәм халыкара корпорациясе хезмәттәшлеге кысаларында узды. Бу елны әлеге программа кысаларында Иннополис Университетының 7 яхшы студенты сайланып алып, Россиядәге Huawei компаниясе генераль директоры Вань Бяо кулыннанваузерлар алдылар.


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына 19нчы сайлап алуга гаризаләр кабул ителә башлады. Киләсе сайлап алу 12-13 сентябрь көннәрендә узачак.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-паркта Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты вакытында мәгълүмати системалар тәэмин итүче оешмалар белән киңәшмә уздырды.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты робототехника һәм ИТ өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә яңа конкурслар һәм грантлар булдырды.


17
июль, 2015 ел
җомга

2015 елның 17 июль көне Татарстан Ураза-бәйрәм хөрмәтендә ял көне булып игълан ителде. Шул сәбәпле бу көнне барлык почта элемтә бүлекләре өчен дә ял көне.


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иминлек Советы алдындагы ведомстволар ара эш группасы карары буенча “Татарстан Республикасы Рәсми Порталы” мәгълүмати системасында махсус “Татарстан Республикасы халкының финанс белемен арттыру” тематик бүлеге булдырылачак.

2015 елның 23-25 август көннәрендә пенсионерлар арасында компьютерлар буенча V Россиякүләм чемпионаты узачак.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында №Халык инспекторы" проектына багышланган пресс-конференция узды. Конференция кысаларында журналистлар сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан буена ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөтәм Ибраһимов җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International