ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Татарстан почтасы» – «Россия Почтасы» филиалы коллективы белән очрашты.
Очрашу кысалаырнда министр Татарстанда соңгы 10 елда бер почта бүлеге дә ябылмады, дип белдерде. “Без бер почта бүлеген дә япмадык, киресенчә ике яңаны ачтык. 2011 елда почта бүлеге Универсиады авылында ачылды, ә 2015 елда Иннополиста ачылды.”, - диде вице-премьер.