ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, 9 көннән соң су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башланып китәчәк. Чемпионат Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге Чемпионатта 6 су спорт төрләре буенча ярышлар булачак. Ярышларга билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы, “Электрон Татарстан” инфоматлары аша сатып алып була. 


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенед ьщйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.

15 июль көнне 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Халык инспекторы" проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырты буенча эш алып бара.

Шимбә көнне ИТ-паркның Чаллы мәйданында StartUp Сабунтуй 2015 экспедициясе финалы һәм DemoDay инвестицион сессиясе узды.



10
июль, 2015 ел
җомга

Татарстанда эш сәфәре белән РФ финанслар министры Максим Орешкин булды. Бүген ул казан ИТ-паркында һәм яңа шәһәр Иннополиста булды.

2015 елның беренче яртыеллыганда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru татарстанлыларга 24,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Порталда теркәлүчеләр саны 1,3 млн арткан, аларның 11 меңе ТР дәүләт порталындагы шәхси кабинетын Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләр порталында gosuslugi.ru шәхси кабинет белән бәйләгән.

17-24 август көннәрендә Иннополис Университетында югары сәнәгать санаулары буенча Алтынчы җәйге мәктәп узачак.

2015 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында XVI су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү буенча министрының беренче урынбасары җитәкчелегендә киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International