Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Брий Багров элемтә операторлары белән сайлау комиссиясе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук “Таттелеком”, Ростелеком”, МТС, “ТатАИСнефть” оешмалары вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты сайлавы 2015 елның 13 сентябрендә узачак.