Роман Шәйхетдинов техник кибернетика һәм информатика Институты һәм радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр Институты студентлары белән очрашты

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов А.Н.Туполев исемендәге КАИ- Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары белән очрашты.

Студентларга ул ИТ-өлкә, Иннополис, электрон хезмәтләр турында сөйләде.

Бүгенге көндә Россиядә 1 млн программистлар җитми, дип ассызыклады ул. Талантлы яшьләр Мәскәү һәм чит илләргә күчү ягын карыйлар, без аларны Татарстанда туплау шартларын булдыру өстендә эшлибез, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International