Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” конкурсы башлана. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быелгы яңалыкларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыкларын тиешсез җирдә ташлауны автотранспорт чарасын теркәп видеога төшергән өчен 10 балл алу мөмкинлеге. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Конкурсның идеясе буенча, мобиль телефоны булган һәр укучы мәктәптән тыш вакытында чүплекләрне фотога төшереп Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгының Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгындагы колл-үзәге фильтры аша тапшыра ала. Анда исә һәм укучы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика төзеләчәк. Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары чара күрәчәк, укучыга чүплекне бетерү турында, тиешле фотосын да кушып, хәбәр ителәчәк. Конкурсны үткәрү өчен информацион-техник мәйдан сыйфатында, фото-видео хәбәрләрне тапшыру өчен, iOS яки Android операцион системалары базасындагы мобиль телефон кушымтасы гамәлгә кертелгән. Шул мобиль кушымта ярдәмендә укучы, шәхси кабинет логинын кулланып, https://edu.tatar.ru/ порталында Конкурста теркәлә ала.
Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Иң күп белешмә җибәргән актив укучылар уку елы азагында кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Конкурсның максатлары:
– Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү;
– халыкка электрон рәвештә бирелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру;
– Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларда тормышка актив караш тәрбияләү.