Роман Шәйхетдинов һәм Илшат Гафуров ИТИСның беренче курс студентларына Татарстан Хөкүмәте грантларын бирде

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта КФУның ИТИС Югары мәктәбе беренче курс студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узы.

 Сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясадылар.

Инде бишенче ел рәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укырга телүче талантлы мәктәп укучыларына укырга грантлар бирә. Бу елны БДИда югары баллар җыючы 50 абитуриент грантларга ия булды. Грантларның суммасы 5 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International