Роман Шәйхетдинов КИТТУ (КХТИ) студентлары белән очрашты

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Программистлар көне алдыннан, КИТТУның (КХТИ) Идарә, автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр институты студентлары белән очрашты.

"Мин сезгә мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге яңалыклар, Татарстанда төзелгән ике мөһим проект -Иннополис һәм Электрон хөкүмәт турында сөйләргә телим", - дип мөрәҗәгать итте министр актлар залында җыелган 100дән артык студентка.

Иннополис IT-факультетларда белем алучы студентларның җитди игътибарын җәлеп иткән проект санала. Министр яңа шәһәрне төзүнең тарихын, аның амбициоз максатлары һәм ил икътисадындагы роле турында бәян итте.

Роман Шәйхетдинов шәһәр сайтында Иннополис университетының магистратурасына укырга керү шартларын өйрәнергә һәм яңа шәһәрнең Instagram челтәрендәге аккаунтына язылырга өндәде.

"Уку - тормыштагы иң күңелле чор. Әмма мин сезне укуга эшкә караган кебек карарга һәм индустриягә мөмкин кадәр якын булырга чакырам. Хәзердән үк нинди компаниядә эшләргә теләвегез хакында уйларга кирәк", - дип киңәш итте министр.

Р.Шәйхетдинов Электрон хөкүмәткә аерым тукталды. Татарстан Россиянең иң беренче булып тулысынча кәгазьсез документлар әйләнешенә күчү карарын кабул иткән төбәкләренең берсе, дип искәртте ул. 2009 елда республикада дәүләт хезмәтләре порталы эшли башлаган. 2015 елда Татарстан халкы электрон хезмәт һәм сервислары ярдәмендә 26 млн сәгатьтән артык вакытын янга калдырган.

Министр студентларга яңа уку елында уңышлар, даими рәвештә камилләшү һәм тормышта актив булуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International