Татарстанның IT-проектларын Хакасиядә халыкара форумда тәкъдим итәчәләр

2015 елның 4 сентябре, җомга

3-5 сентябрь көннәрендә Хакасия Республикасында V Халыкара мәдәни-туристик форум узачак. Форум “Сибер Ил” исемен алды.

Әлеге форумда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы проектлары да тәкъдим ителәчәк. Форумда ТР мәгълүмати технологияләр үзәге бшакаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашачак. Форумда ТР милли электрон китапханәсе, электрон рәвештә билетлар сату системасы һәм “Свияжск һәм Болгар мәдәни мирас объектларын керү контроле системасы презентацияләре тәкъим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International