Татарстанда 40% артык элемтә чыбыклары ликвидацияләнгән

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

2011 елдан башлап Татарстанда чыбыклы элемтә линияләрен җир астына күчерү эшләре алып барыла. Әлеге чара республика буенча 50 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә карый: Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмтә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистай. Чарада 25ләп элемтә оешмасы эшли.

Җир өстендәге чыбыклар 3 647 км тәшкил итә. 2011-2014 елларда 1 400 км (40,5%) элемтә линияләре ликвидацияләнгән. 2015 елның 10 сентябренә җир өсте элемтә чыбыклары 2 157 км аралыкны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International