ТР дәүләт хезмәтләр порталы кулланучылары смартфон һәм планшетка баллар җыя ала

2015 елның 11 сентябре, җомга

Сентябрь аеннан IT-Чемпион бәйгесе кысаларында өлкәннәр дә катнаша ала. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы балигъ булган гражданнар арасында яңа номинация тәкъдим итә.

Хәзер ТР дәүләт хезмәтләр порталы кулланучылары смартфон, планшет алу яисә декабрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән суммасын кире кайтару мөмкинлегенә ия була ала.

Конкурста катнашучы балигълык, ягъни 18 яшенә җиткән булырга тиеш. Моннан кала, кулланучының шәхси кабинеты Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасындагы хисап язмасына бәйләнгән булырга тиеш. 

Бәйгедә катнашуның тулырак шартлары белән uslugi.tatarstan.ru порталында танышып була.

Бүгенге көндә бәйгедә 1600дән артык кеше катнаша. Бәйге нәтиҗәләре 2015 елның 20 декабреннән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International