2015 елның 7 сентябрендә табибка электрон рәвештә язылу буенча иң югары күрсәткеч теркәлгән – 26 161 язылу. Табибка электрон рәвештә ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша 8 137 язылу башкарылган, терминаллар аша – 8544 язылу, “Электрон Татарстан” информатлары аша – 25 язылу, IOS өчен мобиль кушымта аша – 115 язылу, Android өчен мобиль кушымта аша – 301 язылу, 9039 язылу дәваланучы табиб тарафыннан башкарылган.
2015 елның 8 ае эчендә “Табибка язылу” электрон хезмәте 3,5 млн артык тапкыр кулланылган.