КФУның математика һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм ИТИС югары мәктәбе студентлары белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты.
ИТИС югары мәктәбе ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы инициативасы белән булдырылды. Бүгенге көндә мәгълүматлаштыру өлкәсендә программистлар җитмәү проблемасы бар.
ИТ өлкәсендә лидер булган илләр белән беррәттә булыр өчен Россиягә 1 млн. белгеч җитми.
“Сез илдә бик кирәкле һәм мөһим юнәлеш буенча укыйсыз, - диде Роман Шәйхетдинов. – Нәкъ менә сезнең киләчәк өчен яңа шәһәр Иннополис төзелә. ИТ өлкәсендә белемегезне дәвам итәр өчен сез Иннополис Университетының магистратурасына укырга керә аласыз”.
Шулай ук очрашу кысаларында министр электрон хөкүмәт, “Халык контроле”, “Халык инспекторы”, ”ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы һәм электрон дәүләт хезмәтләр турында сөйләде.